Казанда 8нче сыйныф укучысы югары каттан егылып төшеп һәлак булган
Казанның Универсиада проспектында фаҗига булган.
Анда бер малай биеклектән сикереп һәлак булган.
Телеграмда «Маш иптәш» каналы язуынча, бала «4» һәм «5» билгеләренә генә укыган. Шахмат ярышларында призлы урыннар яулаган. Әти-әнисе белән низаглар булмаган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, ул кичә кич сыйныфташларына хушлашып хәбәр язган. Социаль челтәрдә үзенең сәхифәсендә ялгызлыктан туюы турында сүзләр язып калдырган. Әнисе белән дә хушлашкан. Ана кайтып җитәргә өлгерми калган.
Чыганак-фото: Интертат: иң популяр татар сайты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев