Казанда, мунча миченә якканда, 19 яшьлек егетнең кулындагы портатив газ баллоны шартлаган. Бу хәл Казанның Яшьләр урамындагы шәхси йортта килеп чыккан.
Егет нык пешкән хәлдә хастаханәгә озатылган, дип яза «Татар-информ».
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан искәртеп үтелгәнчә, мичкә якканда, тиз кабынып китүчән сыекчалар, газ баллоннары кулланырга ярамый. Җилләткеч һәм төтен юлларын даими тикшереп торырга, мич һәм каминның ярылган урыннары булу-булмавын барларга кирәк.
Нет комментариев