Казан дәүләт мәдәният институты студенты Анна Семеновых җиңүче булды.
«Мисс студенчество России 2020» титулын һәм таҗны КазГИК студенты Анна Семеновых җиңде.
Саратовта 17 декабрьдә «Мисс и мистер студенчество России 2020» Бөтенроссия конкурсы узды. Конкурс катлаулы пандемия вакытында Россиянең барлык вузларын берләштерде. Кич дәвамында катнашучылар үзләренең иҗади номерларын күрсәттеләр һәм кичке күлмәкләрдә чыгыш ясадылар.
Элегрәк "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Казаннан 19 яшьлек Анна Семеновых "Мисс Татарстан - 2020" булды.
Нет комментариев