Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Карамалы Тауда яшәүче ир-ат 60 яшьлек әтисен кыйнаган

12 – 18 августта Эчке эшләр бүлегендә 43 җинаять теркәлгән.

Шуларның 28е – шәһәрдә, 15е районда булган. 15 җинаять ачылган. Шуның кадәресе – «кайнар эздән». 1 тапкыр алдан уйлап кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу. 1 көчләү, 1 талау, 23 урлау, 13 мошенниклык һәм наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 2 очрак теркәлгән.

Карамалы Тауда яшәүче 36 яшьлек ир-ат 60 яшьлек үги әтисен кыйнаган. Күп санлы җәрәхәтләр алган ирне Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенә госпитализацияләгәннәр.

Октябрьский бистәсендә ашамлыклар кибетеннән 1533 сумлык товар һәм 500 сум акча таланган. Моның буенча 17 һәм 13 яшьлек ике васильеволы шик астына алынган.

Васильевоның Ленин урамында төзелеш объектыннан билгесез кешеләр 300 метр озынлыктагы бакыр кабель урлаган. Нәтиҗәдә, предприятиегә 18 мең сумлык зыян килгән.

«Вайлдберриз» ЧҖШтән, шунда ук эшләүче Самара өлкәсендә теркәлгән 31 яшьлек ир 191891 сумлык ювелир әйберләр һәм кәрәзле телефоннар урлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев