Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кар чаналарын тикшерәләр

Татарстан Республикасы дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе башка хокук саклау органнары белән берлектә, агымдагы елның 7 декабреннән 26 декабрьгә кадәр, Татарстан Республикасы территориясендә «Кар чанасы-2020» исеме астында профилактик операция уздыра.

Бу чара гомуми куллану автомобиль юлларында йөрү өчен билгеләнмәгән кар чаналарыннан файдаланганда, техник торыш кагыйдәләренең үтәлешен, юл иминлеген, тирәлекне һәм милекне саклауны контрольдә тоту максатыннан үткәрелә.

«Кар чанасы» операциясе уздырылуга бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе республикада яшәүчеләрнең кар чаналарын теркәргә һәм аннан идарә итүгә хокук булу кирәклеген исләренә төшерә.

Кар чанасы урамнарда һәм юлларда йөрү өчен каралмаган. Шулай да, кышкы юлсызлыкта, башка транспорт чаралары белән очрашкан вакытта, кар чанасын йөртүчеләрнең юл йөрү кагыйдәсен үтәүләре мөһим.

Әмма мондый транспорт чарасы хуҗаларының кайберләре көндәлек тормышта кагыйдә үтәми. Йөртүчеләр еш кына үзләренең һәм башкаларның иминлеге, тирәлекне саклау турында оныта. Кайвакыт мондый җавапсызлык авыр имгәнүләргә яисә үлем очракларына китерә.

Мансур Мөхәммәтҗанов,
Яшел Үзән муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелеге баш дәүләт инженер-инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев