КАМАЗ сайлау участогы янәшәсендә автобуслар күргәзмәсе оештырды
Яшәеш

КАМАЗ сайлау участогы янәшәсендә автобуслар күргәзмәсе оештырды

Яр Чаллыда «КАМАЗ» ПАҖ сайлау участокларының берсе янында иң яңа эшләнмә ике автобус тәкъдим итте. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яңа автобуслар Чаллының 57нче гимназиясе янындагы мәйданчыкта барлыкка килде. Аларның беренчесе — Мәскәү урамнарында уңышлы файдаланыла торган А5 серияле электробус. Икезонлы климат-контроль, түбән идәнле конструкция һәм мәгълүмат бирү системасы пассажирлар өчен уңайлы шартлар тудыра.

«КАМАЗ-52222» электробусларын серияле җитештерү узган, 2025 елда башланган иде, ә 2026 елда модель заказчының теләкләренә ярашлы җитди үзгәртеп кору узды.

Икенче яңа эшләнмә — «КАМАЗ-52229», Россиядә беренче зур класс туристик автобусы. 47/55 кеше сыйдырышлы тәҗрибә үрнәге Санкт-Петербургта газ форумында (ПМГФ-2025) беренче тапкыр күрсәтелгән иде. Быел әлеге техниканың тәҗрибә-сәнәгать партиясе җыелган. Серияле җитештерүне башлау киләсе елга — 2027 елга — билгеләнгән.

РФ Федераль Җыенының IX чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлау һәм аның белән бергә үткәрелә торган кампанияләр 18 сентябрьдә башланды. Тавыш бирү өч көн дәвам итәчәк — 20 сентябрьгә кадәр. 2026 елның бердәм тавыш бирү көнендә барлыгы 20,7 мең депутат мандатын һәм сайлана торган вазыйфаны алыштыру күздә тотыла.

Татар-информ


Нет комментариев