Кайчан да бер булса дөреслек калкырга тиеш иде инде ул
Су счетчигы турында сөйләшүләр күп булды инде бу арада.
Сез дә аңлатып язып чыктыгыз, кызлар, рәхмәт. Шул уңайдан мин дә үз фикеремне җиткерим әле. Кайчан да бер булса дөреслек калкырга тиеш иде инде ул.
Менә без сибү чорында суыбызны исәпләп кенә тотабыз, чөнки аппарат чутлый, әйләнә. Ә менә күршебезнең бакчасына кайчан керсәң дә, кура җиләкләренә кадәр, чыпыр суда утыра, чөнки счетчигы юк, күпме тели, шуның кадәр агыза. Төне буе акса да, сүз әйтүче юк. Ә түләргә дигәч, яратмадылар.
Әйтмим, төрле кеше бар, ялгызы гына яшәүче өлкәннәрнең су ул кадәр тотылмый да. Шуңа күрә, счетчик урнаштыруың күпкә хәерле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев