Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кадерле укучыларыбыз, әйдәгез әле тематик викторина уйнап алыйк!

Түбәндә китерелгән сорауларга кем иң беренче булып тулы һәм дөрес җавапларны редакциябезгә онлайн юллый, бездән истәлекле бүләк иясе була.

Хәрби-Диңгез флоты көне ел саен июльнең соңгы якшәмбесендә билгеләнә. Россия флотына 1696 елның 30 октябрендә нигез салына, бояр Думасы, яшь патша Петр I ихтыярына буйсынып, «диңгез суднолары булачак» дигән карар чыгара. Шул ук вакытта, Азов төрек крепостена каршы поход вакытында, беренче флот төзелә.

1939 елда Адмирал Николай Кузнецов Хәрби-Диңгез флоты көнен рәсми рәвештә билгеләп үтәргә тәкъдим итә. Совет җитәкчелеге бу идеяне хуплый һәм бәйрәм датасы итеп 24 июльне билгели. 1980 елда Хәрби-Диңгез флоты көнен заманча итеп, июльнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтә башладылар. Соңрак, 2006 елда, Россия Президенты Владимир Путин бу датаны рәсми бәйрәм сыйфатында беркетте.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Әйдәгез әле шушы дата уңаеннан тематик викторина уйнап алыйк. Түбәндә китерелгән сорауларга кем иң беренче булып тулы һәм дөрес җавапларны редакциябезгә онлайн юллый, бездән истәлекле бүләк иясе була.

Җавапларны сайтыбызда һәм социаль челтәрләребездә «комментарий»ларда көтеп калабыз.

  1. Кул сугышы өчен якынайган дошман корабы һөҗүме ничек атала?
  2. Россия Хәрби-Диңгез Флоты көне кайчан билгеләнә?
  3. Портның дулкыннардан сакланган эчке өлеше ничек атала?
  4. Хәзерге Россия Хәрби-Диңгез Флотының нинди сугыш техникалары бар?
  5. Андреев флагы нәрсә ул?
  6. «Киль астында җиде фут» дигән гыйбарә нәрсәне аңлата?
  7. Тарихи беренче флот нинди булган?
  8. Хәрби флот Россиянең милләт мәнфәгатьләре сагында ничә гасыр тора?
  9. Хәрәкәтләнүче диңгез аэродромы кебек җиһазландырылган хәрби корабль ничек атала?
  10. «Диңгез беседкасы» нәрсә ул?
  11. Борынгы Рим мифологиясендәге диңгезләр һәм агымнар патшасы кем?
  12. «Аврора» крейсеры беренче йөзүенә кайсы шәһәрдән кузгала?
  13. «Полундра» сүзе нәрсәне аңлата?
  14. «Каравелла» нәрсә ул?
  15. Иң шәп рус адмиралларын атагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев