Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кабер янында нинди догалар укырга була?

– Иң элек зиратка кергәч, кабер ияләренә сәлам бирергә кирәк.

Гайшә анабыз Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән, абыемның кабере яныннан үткәндә нинди дога укыйм, дип сорагач, ул:

«Әссәләмүгаләйкүм әһләддийәәри мин әл-мүъминиинә үәл-мүслимиин. Үә иннәә иң шәәәәллааһү би-күм ләә-хикуунә әсъәлүллааһә ләнәә үә ләкүмүл гәәфийәһ»

(Аллаһның иминлеге булсын сезгә, кабердә ятучы мөэмин әһелләренә. Әлбәттә, Аллаһ теләсә, без дә сезгә кушылырбыз. Аллаһ бездән алда китүчеләрне дә, якты дөньяда калучыларны да гафу итсен, үзебезне дә, сезне дә җәфалардан коткаруын сорыйбыз) дигән доганы укырга кушкан.

Аннары кайбер галимнәр «Йәсин» сүрәсен укырга киңәш итә. Икенчеләре «Ихлас», «Фәләкъ» һәм «Нәс» сүрәләрен укырга куша. Белгән сүрәләрне укып, савабын мәрхүмгә багышлау – хәерле гамәл.

Дилбәр Гарифуллина

Догалы йорт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев