Изге Рамазан ае мәҗлесләре оештырыла
Яшәеш

Изге Рамазан ае мәҗлесләре оештырыла

Шәһәребезнең «Тарихи» мәчетендә ифтар ашы узды.

Биредә Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, район башлыгы Михаил Афанасьев һәм башка кунаклар катнашты.

 
– Мәчетләрдә көн саен ифтар мәҗлес­ләре уза. Без төрле районнарга йөрибез, бу ай мөселманнарны берләштерә, бик матур үтә. 15 апрельдә барчагызны да республикакүләм ифтарга көтәбез, иншАллаһ, 11 мең кеше килергә тиеш, – диде Камил хәзрәт.

 
Катнашучылар әлеге ифтарны уздыруга көч куйган «Ханский дом» төзү компаниясе җитәкчесе Ильяс Гыймадовка рәхмәтләрен җиткерде.

 
🙏🙏Тоткан уразаларыбыз, ифтарлар кабул булсын!


Нет комментариев