Июньдә гамәлгә кергән законнарның берсе
Яшәеш

Июньдә гамәлгә кергән законнарның берсе

Боларның барысы да безнең тормышны җиңеләйтү өчен эшләнә

Белеп торыгыз!


Коронавирус инфекциясе пандемиясенә бәйле рәвештә, балалы гаиләләргә матди ярдәм күрсәтеләчәк. Акчаны 1 июньнән түли башлыйлар.

Аерым алганда, илнең мохтаҗ гражданнары өчен пособие каралган. Бу 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар тәрбияләнеп, кереме бер кешегә аена яшәү минимумыннан артмаган гаиләләр өчен. Аларга айлык түләү күләме 5,5 мең сум тәшкил итәчәк. Моннан тыш, 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалары булган барлык гаиләләр бер тапкыр түләү алачак. Шул ук вакытта, ата-аналарның керем дәрәҗәсе әһәмияткә ия түгел. Пособиенең күләме һәр балага 10 мең сум тәшкил итә. Аны алу өчен ата-аналарга гариза бирергә генә кирәк. Акча 1 июньнән гаилә исәп-хисапларына керә башлады инде.

Розалия Ибраһимова фотосы.


Нет комментариев