Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Иван Соловцов: «Яз, наз һәм мәхәббәт бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйм!»

Якынлашып килүче хатын-кызлар көне белән сезне, кадерле нәфис затлар! 8 Март – яз, наз һәм мәхәббәт бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйм!

Иң беренче чиратта матур сүзләрне әниләргә, парлыларга, кызларга, апаларга һәм Ватанны саклаучыларның барлык якыннарына әйтәсе килә. Сезнең мәхәббәтегез, ихтыяр көчегез, батырлыгыгыз һәм догаларыгыз махсус хәрби операция зонасында ил мәнфәгатьләрен яклаучы солдатларга һәм офицерларга авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Без аларның батырлыгы белән горурланабыз һәм барысының да исән­сау кайтуларын телибез.

Нәфис, сөйкемле, шул ук вакытта көчле, җаваплы һәм эштә максатчаннар, сез көн саен районыбыз үсешенә зур өлеш кертәсез, җаваплы эш башкарасыз. Бетмәс-­төкәнмәс энергиягез һәм яхшылыгыгыз өчен рәхмәт сезгә.

Һәрбарчагызның да хыяллары чынга ашсын, һәр көнегез бәхетле елмаю белән яктыртылсын, ә язгы чәчәкләр исе белән бергә тормышыгызга шатлык һәм иминлек керсен. 

ИВАН СОЛОВЦОВ, «КМПО» – Яшел Үзән машина төзелеше заводы» АҖ филиалы директоры

Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев