Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Юллар, юллар...

Шәһәр халкы гомер-гомергә ак туфли киеп йөрергә өйрәнгән инде ул, - дип әйтергә ярата авыл халкы.

Тик бу сүзләр Поле чудес микрорайонында яшәүчеләргә кагылмый дияр идем, чөнки алар әле язын гына түгел, ярты җәйне дә резин итекләрдән йөрер төсле.


- Бу хәлдән чыгу чарасын табып булмасмы? Звездная, Шатлык, Победа, Судостроителей урамнарында бөтенләй дә юл юк. Балалар ничек итеп укырга барырга тиеш икән, бөтен кешедә дә машина юк бит, -дип редакциябезгә шалтыраттылар, әлеге урамда яшәүчеләр.
 

  Баштагы елларны әле бу "юллар" ничек тә түзәрлек булса, йортка газ үткәрү вакытында юлларны пыран-заран китереп казып бетергәннәр.

📩Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына мөрәҗәгатъ итеп, шушындый хат алган алар.

📝2022 ел дәвамында җирле карьерларның М-400с вак ташларын кулланып, күп балалы гаиләләр урнашкан микрорайоннарның урам-юл челтәрен ремонтлау программасы кысаларында Семейная, Судостроителей, Звездная, Победа урамнары шулай ук  Березовая урамын Откытая урамы аша автомобиль юлларын ремонтлау планлаштырыла. ТР Зеленодольск муниципаль районы торак пунктларының юл-урам челтәрен ремонтлау программасы кысаларында, шулай ук Рябиновая урамына һәм Зеленодольск шәһәре Сәйдәшев урамындагы Волна мкр борылыш мәйданчыгына асфальт салу планлаштырыла.

Җавабы да сөендерерлек итеп язылган югыйсә, тик бу сүзләр, әле бүген дә исә "һавада эленеп" тора.

 Чыннан да, кайчан биредә яшәүчеләр дә, ак туфлидән йөрер икән?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев