Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

IT-технологияләр табигатьне пычратучы предприятиеләр табарга ярдәм итәчәк

Татарстанда онлайн-хакатонда катнашучылар пычрану чыганагын эзләү моделен булдырдылар.

Digital Superhero Татарстан онлайн-хакатонының яшь катнашучылары предприятиеләрдән зарарлы матдәләр чыгару моделен эшләде. Ул дәүләткә экология өлкәсендә тәртип бозучы заводлар белән нәтиҗәле көрәшергә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта Андрей Кузьминга интервьюда InnoSTage компанияләр төркеме генераль директоры Айдар Гузаиров сөйләде.

"Хакатон кысаларында Экология министрлыгы, БДД ДБУ куйган реаль бурычлар хәл ителде. Бу бурычларны үстереп була, әгәр безнең гипотезалар расланса, аларны Татарстан икътисадына күчерергә мөмкин булачак. Безнең хакатонның уникальлеге монда, "һавадан" бурычлар алынмады", - дип билгеләде Гузаиров.

Аның сүзләренчә, хакатонның бер биреме экологиягә багышланган иде. Аерым алганда, сүз датчиклар мәгълүматы нигезендә предприятиеләрнең зарарлы калдыкларын эзләү турында барды.

"Без  пычраткыч предприятиене билгеләүнең математик схемаларын кисәкчәләр, атмосфера шартлары һәм башка факторлар турындагы мәгълүматлар нигезендә уйлап табарга тәкъдим иттек. Без мондый системаның прототибына беренче адымнарны ясыйбыз. Эшне ахырына кадәр җиткерсәк, Экология министрлыгы моның белән файдаланачак ", - дип ассызыклады Гузаиров. Ул хәзерге шартларда мондый экологик хокук бозулар белән көрәшүнең ике юлы бар дип өстәде - заводларны яклаучы "колпак" белән капларга, яки чыгаруны фәнни ысуллар белән күзәтү. "Без икенче юл белән киттек", - дип йомгаклады Гузаиров.

Айдар Гузаиров белән интервьюның тулы версиясен sntat.ru сайтында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


IT технологияләр табигатьне пычратучы оешмаларны табарга ярдәм итәчәк

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

https://youtu.be/Ekea5WLXmyo