Исәп алу киләчәгебезне кайгырту өчен кирәк
2021 елда Россия тарихында беренче тапкыр бер елда өч сан алу үтә: халык санын, кече бизнесны икътисади исәпкә һәм авыл хуҗалыгы микроисәбен алулар. Әлеге җанисәпләр шуның белән үзенчәлекле: аларның барысында да санлы технологияләр кулланыла.
Авыл хуҗалыгы сан алуының да 30 август инде соңгы көне булып тора. Шул уңайдан без Дәүләт статистикасының Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Маргарита Гертка мөрәҗәгать иттек.
– Маргарита Владимировна, сан алу тәмамлана, аның максаты һәм үзенчәлеге нинди?
– Башлангыч нәтиҗәләр бу елның дүртенче кварталында билгеле булачак, ә соңгысы – 2022 ел ахырында. Авыл хуҗалыгында сан алу 2006 һәм 2016 елларда, уздырылды. Максаты – илнең аграр ресурсы һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе структурасы турында тулы һәм чынбарлыкка тәңгәл килүче мәгълүмат җыю. Аның райондагы авылларда һәм бакчачылык җәмгыятьләрендә шәхси ярдәмчел хуҗалык алып баручылар арасында узуы һәм планшет кулланылуы белән аерылып тора. Программага йорт хуҗаларының исемнәре язылмады. Исәп алучылар шәхси милек хуҗаларыннан җир ресурслары һәм алардан файдалану, авыл хуҗалыгы культураларын чәчү һәм күпьеллык үсемлек мәйданнары, җимеш агачлары, аларның төрләре, бакчадагы теплица-парниклар, терлекләрнең, кош-кортларның баш саны, умарта корты оялары, җитештерү инфраструктурасы һәм хуҗалык эшчәнлеге шартлары турында мәгълүмат алды.
– Халыкның исәп алуга мөнә сәбәте ничек?
– Яшел үзәнлеләр аны аңлап кабул итте һәм актив катнашты. Районда бик кызыклы, мәшгуль һәм мавыгучан кешеләр яши, сирәк очрый торган агачлар үсерә, кош-кортлар асрый.
– Нәтиҗәләр кредит сәясәтенә йогынты ясый алырмы?
– Дәүләткә кече эшмәкәрлек субъектларына да нәтиҗәле һәм ачык булсын өчен кредит сәясәтен дөрес төзү мөһим. Мәгълүмат авыл хуҗалыгын үстерү фаразын эшләү, аграр секторга дәүләт ярдәме буенча икътисади йогынты чараларын күрү өчен, һичшиксез, файдаланылачак.
– Исәп алу тәмамлану алдында тора, планлаштырылганны үтәдегезме?
– Өлгердек һәм барысын үз срогында тәмамлыйбыз дип әйтә алам. Эшләр төгәл график буенча бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев