11 – 17 августта янгын сүндерүчеләр 13 чакыру кабул итеп алган.
Шуларның 7се ялган булган. 2 янгын очрагы теркәлгән.
Карамалы Тауның Пушкин урамындагы йорт мунчасында янгын иске кер юу машинасыннан чыккан. Нәтиҗәдә, мунчаның 3 квадрат метр стенасына зыян килгән.
Кири авылында билгесез затларның ут белән саксызлыгыннан янгын чыгып, 36 квадрат метрда 2 ташландык корылма янган.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Нет комментариев