Иркә: «Артурның теләге буенча, гаиләбез белән киңәшләшкәннән соң, бу темага башка әйләнеп кайтмаска булдык»
Хәрби операциядә яраланып кайткан Артур Иркәгә үзенең теләген җиткергән, шуннан соң Иркә бүтән бу темага сүз кузгатмаска вәгъдә бирде.
«Концертларда, социаль челтәрләрдә һәрвакыт безнең белән булдыгыз: исән-сау әйләнеп кайтсын дип, теләкләрегезне әйтеп, безнең өчен, аның өчен борчылып тордыгыз. Яраланганнан (Артур – ред.) соң да бик күп кенә хатлар килде. Бик зур рәхмәт. Нәкъ менә тамашачыдан «поддержка» бик зур булды. Аларга тагын бер кат гаилә исеменнән бик зур рәхмәт.
Шуның белән шул. Артурның теләге буенча, гаиләбез белән киңәшләшкәннән соң, бу темага башка әйләнеп кайтмаска булдык. Мөмкин булса, без бу теманы без бүтән сөйләмәс идек.
Аның белән барысы да әйбәт, ул исән-сау. Ул әйләнеп кайтты. Башка бу темага без сөйләшмәскә булдык. Тагын бер кат: барчагызга бик зур рәхмәтләрне әйтәбез. Җан тынычлыгы, сәламәтлек телибез, анда булган егетләргә исән-сау әйләнеп кайтырга Ходай насыйп итсен. Без бөтен гаиләбез белән барысы өчен дә теләп торачакбыз», – дип, мөрәҗәгать белән чыкты җырчы.
Ул таякка таянып кайткан Артурны Казан аэропортында каршы алгач төшергән фотосын да күрсәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев