Йошкар-Ола — Яшел Үзән А295 трассасы участогында хәрәкәт вакытлыча әйләнечтән булачак
Яшәеш

Йошкар-Ола — Яшел Үзән А295 трассасы участогында хәрәкәт вакытлыча әйләнечтән булачак

Бу хакта «Волго-Вятскуправтодор» ФКУ матбугат хезмәте хәбәр итә.

"17 октябрьдә, 11.00 сәгатьтән, Йошкар-Ола - Яшел Үзән - М7 „Волга“ автомобиль юлы (Волжск һәм Яшел Үзән шәһәрләрен урап узу участогы) 92-95нче чакрым участокта барлык транспорт чаралары өчен вакытлыча юл әйләнечтән булачак», — дип хәбәр ителә матбугат хезмәтендә.

Шоферлардан вакытлыча юл билгеләре таләпләрен үтәү сорала.


Нет комментариев