«Йортны әтиләре үз куллары белән салды». Авыл өендә ике бала һәм аларның анасы янып үлгән
Туганнары сүзләренчә, фаҗига булыр алдыннан гаиләдә беркем дә чит ис тоймаган, үткәргечләр яхшы эшләгән, бөтен электр җиһазлары да.
Мәскәү өлкәсендәге Химки шәһәре янындагы Клушино авылында янгында әни кеше һәм аның 2 баласы янып үлгән. Күп балалы гаилә башлыгы өйне үз куллары белән салган булган.
20 гыйнварга каршы төндә 43 яшьлек хатын-кыз, аның 13 яшьлек кызы һәм 10 яшьлек улы янгында һәлак була. Әти кеше һәм 7 яшьлек улы уттан чыгып өлгергән. Якынча версия буенча, янгын кондиционер системасындагы кыска ялганыш аркасында килеп чыккан.
«МК» белешмәсе буенча, 2 катлы өйне кондиционер системасы аша җылытканнар һәм суытканнар. Белгечләр ачыклаганча, янгын системаның бер агрегаты урнаштырылган урында башланган.
42 яшьлек гаилә башлыгы сүзләренчә, ялкын 1нче катта барлыкка килгән. Ул ут капкан йорттан 7 яшьлек улын алып чыгарга өлгергән. Хатыны белән 2 баласы чыкканын урамда көтеп торган, тик шул чакта өй ишелгән.
25 ел элек бу ир-ат үзенең анасы белән башка илдән бирегә күченеп килгән. Ул электр техникасын төзәтү белән шөгыльләнгән, бераздан өйләргә кондиционер куя башлаган. Аннары булачак хатыны белән танышкан, 2015 елда алар өй сала башлаган. 2016 елда 2 катлы өйгә күченгәннәр.
Бу өйгә килеп йөргән укытучылар гаилә турында яхшы сүзләр генә әйтә. Ир белән хатын балалары белән шөгыльләнә, төрле түгәрәкләргә йөртәләр.
Мәрхүмә хатын күптән түгел генә товарлар кайтара торган компаниягә логист булыр эшкә урнашкан.
Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.
Фото: https://t.me/mosoblproc
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев