Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җиңүче билгеле булды

“Яшел Үзән” газетасының социаль челтәрләрендә бәйгеләр һәм флешмоблар бик тә җанлы уза.

Катнашучыларның күп булуы безне аеруча сөендерә. Соңгысы, "Коронное блюдо" дип аталганы, ай-һай авыз суларын китерде дә инде. Районыбызда аш-суга оста, камыр ризыкларын телеңне йотарлык итеп пешерүче ханымнарыбыз, гүзәл затларыбыз күп икән.

Ә инде бәйгебез җиңүчесен,гадәттәгечә, сайтыбызда тавыш бирү юлы белән билгеләнде. Шулай итеп, җиңүче дип Бакырчы авылы кызы Рәмзия Мөхетдинова табылды. Ул пешергән бәлеш фотоларын күргәч тә, күп кенә укучыларыбыз соклануын яшермәде. Нәкъ менә Рәмзия кебекләр турында кулларыннан гөл тама диләр.

Без исә барлык катнашучыларыбызга рәхмәт белдерәбез. Киләчәктә дә якыннарыгызны шулай тәмле ризыклар белән генә сыйлап яшәргә язсын. Ә Рәмзия ханымны бүләкне – гриль таба тапшыру өчен редакциябездә көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев