Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Илшат Ганиев исеме мәңгелек!

Осиново бистәсендә «Майский» теплицалар комбинаты җитәкчесе һәм Дәүләт Советы депутаты Илшат Ганиев истәлегенә багышланган чаралар узды.

ФОТОРЕПОРТАЖ

22 ноябрьдә, нәкъ бер ел элек гомере өзелгән көнне, легендар җитәкчене искә алырга 800 кешелек коллектив, җитәкчеләр һәм аны белгән дуслары җыелды.

Абруйлы җитәкче, тәҗри­бәле оештыручы, җәмәгать эшлеклесе, хәйрияче һәм хөрмәткә лаек кеше иде ул. Киң күңелле, ярдәмчел, һәр хезмәткәренең борчуын үз йөрәге аша уздырырга сәләтле Илшат Газыйм улы хакында үткән заманда язарга кул бармый. Бу көнне комбинатның төп бинасы каршында предприятие белән 34 ел җитәкчелек иткән Илшат Ганиевның бюс­ты ачылды. Тормыштагыча костюм-галстуктан, җитди караш, мөлаем йөз. Әйтерсең лә, ул бүген дә яраткан эш урынында.

– Һәр сүзе үлчәнелгән, һәр фикере җөпләнгән, һәр гамәле акланган. Һәм бөтен яктан шулай камил булган шәхесләрне бүген дә очратканым юк. Илшат Ганиев бик яхшы оештыручы иде, үз коллективының һәм предприятиесенең язмышын 10-15 елга алдан күрә белде. Комбинатның бүген дә һәр квад­рат метр мәйданга иң югары уңыш һәм нәтиҗәлелек күрсәткечләре юкка гына түгел, — дип ассызыклады Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов.

Бу көнне биредә «Майский» теплицалар комбинаты тарих музее эшли башлады. Ул комбинат тарихының төп этапларына багышланган 6 күргәзмә залыннан гыйбарәт.

«Таләпчән, ярдәмчел, үз сүзендә тора торган, бик яхшы хуҗа, җитәкче иде», – дип искә ала хезмәткәрләре. Илшат Газыйм улы «Яшел Үзән» редакциясе белән дә тыгыз хезмәттәшлек итте. Ярдәм кирәк чакта «юк» димәде. Олы йөрәкле җитәкчене юксынабыз, сагынабыз. Караңгы гүрләре якты, урыны җәннәттә булсын иде, йә Раб­бым!

Илшат Ганиев комбинатта хезмәт юлын 1976 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң башлый. 1986-1989 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгате бүлеге инструкторы булып эшли. 1989 елда «Майский» совхозын җитәкли. Һәм 34 ел бу алдынгы хуҗалыкның алыштыргысыз җитәкчесе булып тора. Илшат Ганиев ябык грунтта ел әйләнәсе яшелчә үстерү өчен бөтен шартлар булдыра һәм комбинатны, иң алдынгы алымнарны кулланып, заманча җиһазлар белән тәэмин итә. Биредә республика халкына җитәрлек яшелчә үстерелә, хәзер җитәкченең эшен улы Руслан Ганиев дәвам итә.

– Шушы районга билгеләнгәч, ТР Рәисе миңа «Майский» – ул бренд, дигән иде. Комбинат тарихы, һичшиксез, дустым Илшат Ганиев белән бәйле. Әлбәттә, предприятиенең киләчәге зур, чөнки биредә сезнең кебек тырыш кешеләр эшли. Сез һәрвакыт югары күрсәткечләр белән авыл хуҗалыгында лидер булдыгыз. Җитәкчелеккә, коллективка рәхмәтемне белдерәм. Илшат Ганиев истәлеген мәңге саклаячакбыз, – дип белдерде район башлыгы Михаил Афанасьев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев