Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Илназ Минвәлиев: «Әтинең законнары. Ачы җилме, салкынмы – аңа карау булмады, 40 градус салкында өй юганга кеше ышанмый»

«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында «Әй язмыш, язмыш» тапшыруында Татарстанның атказанган җырчысы Илназ Минвәлиев кунак булды. Ул ата-анасының тәрбиясе турында сөйләде.

«Әтинең законнары. Ачы җилме, салкынмы – аңа карау булмады, эш икән – эш. Иртән, кирәкме-юкмы, бер чиләк бәрәңге әрчедек, төнлә өй юа идек, 40 градус салкында өй юганга кеше ышанмый иде. Шундый кырыс тәрбия булган. Дөрес тәрбия дип саныйм. Иртән мәктәпкә кергәнче урынны җыя, идәнне юа, хайван асларын чистарта, себерә, 40 градус салкында сыерларны да юа идек. Шуларны эшләми кереп китсәң, әтинең законнарын бозган буласың.

Әни бик чая, Казанга килсә, дөньясын оныта, йөрергә, җырларга ярата. Ул сыер сауганда да, бәрәңге утыртканда җырлый иде. Әти дә, бәйрәм итеп алгач, җырлап җибәрә иде.

Элек әтидән куркып тора идек. Әти сүзе закон иде. Хәзер балалар әтидән курыкмый, ә әтиләр баладан куркып тора. Менә шундый тормыш китте, чөнки хатын-кызлар әтисен хөрмәт итәргә кирәклеген җиткерә белми.

Әни безгә «менә атагыз гына кайтсын, җавап бирерсез. Эшләмәгез, шулай торсын», – дип әйтә иде. Без нәрсә буласын беләбез, шунда ук эшләргә чыгып китә идек. Әни кыйнаса да, ул бит әни генә кыйнау. Әни дә кызганып тормый иде, көянтә сынганчы кыйный иде. Жәлләп үстермәделәр. Шул яктан рәхмәт аларга, чөнки баланы артык иркәләргә ярамый, авырлык та күреп үсәргә тиеш», – дип сөйләде ул.

Җырчы әти-әнисе турында «Татарстан – Яңа гасыр» каналы видеосында 04.08 минутта сөйли башлый.

Илназ Минвәлиевнең әтисе 70 яшьлек юбилееннан соң вафат була.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев