Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Ике яшьлек бала пистолет тапкан да анасын атып үтергән

АКШта 2 яшьлек бала пистолет табып алган һәм анасын атып үтергән.

Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Фаҗига 6 декабрьдә Калифорния штатының Фресно шәһәрендә була.

Пистолетны мәрхүмә хатынның дусты – 18 яшьлек егет ялгыш калдырып киткән. Аны полиция тоткарлаган, аннары судка кадәр җибәреп торганнар. Әлеге ир-атны коралны тиешенчә сакламауда һәм бала гомере өчен куркыныч очрак барлыкка китерүдә гаеплиләр.

Табиблар исә 22 яшьлек әни кешенең гомерен саклап калу өчен тырышкан, ләкин булдыра алмаганнар. Аның 2 яшьлек улы һәм 8 айлык сабые ятим калган.

Чыганак: Интертат: иң популяр татар сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев