Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ике бөртек зирәклек

Һәр нәрсәнең сәбәбе бар

Бер остаз шәкертен урман аша изге урынга алып чыга. Үзе карт булса да, тиз бара, ә яшь шәкерте әллә ничә тапкыр егылып өлгерә. Тора, сүгенә һәм егылган урынына төкеренә дә, укытучысы артыннан атлый.


Озак атлаганнан соң, барып җитәләр. Туктап та тормыйча, остаз борыла да, сәяхәтләре башланган урынга кире кайта.
Сез мине бүген бернигә дә өйрәтмәдегез, – дип, ризасызлыгын белдерә шәкерт, чираттагы егылуыннан соң.
Мин өйрәттем, әмма син аны аңламадың, – ди карт. – Мин сине тормыштагы ялгышлыклар белән нишләргә кирәклегенә өйрәтмәкче булам.
Һәм, мин алар белән нишләргә тиеш инде?
Менә бу егылуларың белән эшләргә тиешлене, дип җавап бирә остаз.
– Егылган урыныңны сүккәнче, сине нәрсә егылырга мәҗбүр итүен ачыкларга тиеш идең!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев