Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Игорь Бабушки: «Хатын-­кыз – ул тулы бер дөнья»

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Ихластан язның тәүге бәйрәме – 8 Март, Халыкара хатын-кызлар көне белән котларга рөхсәт итегез.

Хатын-­кыз – ул тулы бер дөнья, аның күңеленә мәхәббәт тә, игелек тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, Ана хисләре дә, гаилә җылысы да сыйган. Нинди генә өлкәдә хезмәт куйсагыз да, сез башкара алмаган эш юк. Бүгенге көндә күп кенә гүзәл затлар госпитальләрдә эшли, гуманитар миссия башкара, шулай ук Яшел Үзән районында торып фронтка ярдәм итә. Сезгә ихлас күңелдән баш иябез һәм рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез!

Районыбызның барлык нәфис затларына сәламәтлек, мул тормыш, гаилә җылысы телим. Әйләнә­тирәгездә, сез ару­-талуны белми үз җилкәләрегездә күтәргән гаилә һәм балалар өчен җаваплылыкны җиңеләйтергә әзер торучы, яратучы һәм кайгыртучан кешеләр булсын. Күзләрегездәге елмаю сүнмәсен! Бәхетле һәм сөекле булыгыз!

ИГОРЬ БАБУШКИН, «ЭРА» Яшел Үзән предприятиесе» АҖнең генераль директоры

Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев