Идел елгасында тагын коточкыч хәл
Татарстанда Иделдә сапбордтан егылып төшкән ир ат батып үлгән
Югары Ослан районы Түбән Ослан авылы янында Садовая пристаненнән ерак түгел Иделдә ир-ат батып үлә. Бу хакта РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Урынга килгән водолазлар ярдан 30 метр ераклыкта һәлак булган кешенең гәүдәсен таба һәм аны хокук саклау органнары хезмәткәрләренә тапшыралар.
Беренчел мәгълүматлар буенча, үлгән кеше сапбордтан (йөзә торган такта) исерек хәлдә егылып төшкән. Бу урын су коену өчен җиһазландырылмаган.
Чыганак: Казань ЧП
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев