Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Язгы каникуллар»

20 марттан 2 апрельгә кадәр Татарстан Республикасында балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалауга юнәлдерелгән «Язгы каникуллар» чарасы үткәрелә

Дәүләт автоинспекциясе хезмәте балаларны транспортта йөртү кагыйдәләрен бозуны кисәтүгә юнәлдерелгән. Шулай ук автоинспекторларның игътибары җәяүле балаларның иминлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән.

«Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре һәм ЮИД хәрәкәте активистлары катнашында профилактик әңгәмәләр, шулай ук балалар белән юл-транспорт һәлакәтләренә юл куймау максатыннан акцияләр һәм конкурслар үткәрелә.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы һәм сак булырга чакыра, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәклеген искәртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев