Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яз җитү белән социаль челтәрләрдә йортсыз этләрне тотуны сорап мөрәҗәгатьләр ешрак килә

Бу мәсьәләне ТКХ департаменты күзәтә, шулай ук йортсыз хайваннарга ярдәм итү хәйрия фонды «Кот и пес» белән контракт төзелгән.

Оешма эшли, хезмәткәрләр урынга гаризалар буенча бара. 

Яшел үзәнлеләр телефон аша эт тотуга гаризаларын түбәндәге номерлар аша калдыра ала: 8(84371)4-62-33, 8(84371)4-97-47

2023 елда 327 караучысыз хайван тотылган, шуларның 256сы стерильләштерелгәннән соң чипланган һәм яшәү урынына кайтарылган, 71 хайван приютта калдырылган. Бу ел башыннан 53 ана эт, шул исәптән 15 баласы тотылган. Приютта 9 эт һәм 15 көчек калдырылган.

Исегезгә төшерәбез, әгәр хайваннарда юылмый торган тамгалар яки клиплар булса, аны тоту тыела, агрессив булмаса инде әлбәттә. Искәртеп узабыз, хәзер "Хайваннарга җаваплы караш турында" 498нче федераль закон гамәлдә, аның нигезендә, төзелгән контракт буенча этләрне тоталар, стерильләштерәләр һәм кире табигый мохиткә чыгаралар.

ЯҮМР матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев