Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яхшы явып күрсәтте

Декабрь быел беренче көннәреннән үк кыш ае икәнен исбатлады, алдагы еллардагы кебек елап-сыктап, килимме икән юкмы икән дип, ялындырып маташмады. Кыскасы, декабрь – дөрес һәм тиешенчә.

Узган ял көннәрендә нәрсәгәдер тузынып, буранлап дулап алды, кәнишне, нәрсә ошамагандыр. Бәлки ноябрьнең җирне һәм агачларны боз белән каплавына канәгатьсезлек белдерүе булгандыр. Әмма үзенең кар көртләре белән бөтен халыкны аптырашта калдырды, бигрәк тә юл хезмәткәрләрен һәм дворникларны. 

Әле бүгенге көнгәчә ишегалларын һәм юлларны чистартып бетерә алмыйлар. Ә автомобиль хуҗалары дүшәмбе көнне бата-бата, бер-берсенә ярдәм итешеп, көчкә ишегалларыннан чыгып, эшкә бара алды. Җәяүлеләр дә «кәҗә сукмаклары»ннан атлады. 

📹Шундый «тамаша» төшерелгән видеоязманы социаль челтәрләребезгә дә урнаштырган идек, биредәге QR-кодка телефоннарыгызны көйләп, кереп карый аласыз.

 
Ни булса, булды – җир калын юрганын ябынды. Әле көзеннән утырткан сарымсаклар һәм башка үсемлекләр өчен дә эч поша бит, өшетәсе дә, тоташ боз астында сулатмыйча черетәсе дә килми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев