Яшел Үзәннең үз икмәге булачакмы?
Җавап алу өчен без икмәк комбинатына мөрәҗәгать иттек, әлегә җавап шундый гына. Вакыйгалар үсешен күзәтәчәкбез.
Яшел Үзәндә 2 мәйданчык эшли: Беренчесе – Заикин урамындагы бодай икмәге һәм кондитер эшләнмәләр пешерә торган «Яшел Үзән икмәк комбинаты» ЯАҖ. Икенчесе – Паратская урамындагы «Яшел Үзән 1нче икмәк заводы» ҖЧҖ. Монда арыш икмәген пешерәләр. Нәкъ менә әлеге заводны түбән рентабельлек аркасында гамәлгә куючысы сатуга чыгарган.
«Яшел Үзән икмәге өчен шәһәр кибетләрендә урын калмады. Кибет киштәләрендә төрле җитештерүчеләрдән продукция ассортименты киң», – дип билгеләп үтте икмәк заводы вәкиле.
Заикиндагы мәйданчык үз эшен дәвам итә.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, барлык хезмәткәрләр үз урыннарында эшли. Бүгенге көндә персоналны кыскарту турында сүз бармый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев