Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзәннең Норлат балалар йорты тәрбияләнүчеләре циркта булып кайтты

«Удивительная история» («Гаҗәп тарих») – Казан циркының новеллалар жанрында куелган махсус программасы.

Сюжет нигезендә – Казанда яшәүче кечкенә кызның тормышыннан гаҗәеп бер көн. Тамашачылар аның күзләре белән 1945 елның 9 май көнен күзәтә, аның белән таң кала, куана – барлык хисләрне кыз белән бергә кичерә.

Яшел Үзәннең Норлат балалар йорты тәрбияләнүчеләре дә матур цирк номерлары белән үрелеп барган күңелле программаны карый алды. Балаларга бирелгән билетлар өчен Бөтендөнья Татар конгрессының Казан бүлегенә рәхмәтләребезне белдерәбез! Балаларны шатландырганыгыз өчен зур рәхмәт!

Норлат балалар йорты җитәкчесе Рәисә Миңнуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев