Яшел Үзәннән Радик Гатауллин өчен бүләк оту бөтенләй көтелмәгән хәл
Яшәеш

Яшел Үзәннән Радик Гатауллин өчен бүләк оту бөтенләй көтелмәгән хәл

Чөнки ул почтага барып түгел, ә безнең редакциягә мәгълүматларын җибәреп язылган иде һәм шулай язылучыларыбызның квитанцияләрен без үзебез җирәбәгә кушабыз.

Шуңа, аның өчен, чынлап та, сюрприз булган бүләк отуы.

-Менә бит, Аллаһ Тәгалә шатландырыйм әле бу бәндәмне, дисә, шулай да була икән. Хатынымның туган көненә бүләк булды инде бу үтүк, - ди Радик Равилевич. - «Яшел Үзән» коллективына рәхмәттән башка сүз юк. Алга таба да эшләрегез гөрләп барсын, язылучыларыгызның сөенечләре үзегезгә шатлык булып кайтсын.


Нет комментариев