Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәннән МХО зонасына чираттагы гуманитар йөк җибәрелде

Мобиль мунча, көнкүреш әсбаплары һәм беренче кирәк-ярак товарлар безнең 1234нче полк сугышчыларына тапшырылачак.

- Бу инде икенче мобиль армия мунчасы, без аларны мөстәкыйль рәвештә ясыйбыз. Бер айдан өченче мунчаны «Варлам» кушаматлы сугышчыбыз янына алып барачакбыз. Бүген «Ватан» республика эзләү отряды җитәкчесе Александр Коноплев, Яшел Үзән эзләү отряды егетләре белән юлга чыктык, – дип сөйләде «Ритуал» ҖЧҖ җитәкчесе Радик Мостафин.

Улы Тимур белән бергә алар гуманитар йөкләр формалаштыруда актив катнаша, МХОдәге сугышчылар белән элемтәдә тора һәм кирәкле бөтен әйберләрне аларга шәхсән китерә.
Шулай ук сугышчыларга һәрвакыт тәмле күчтәнәч буларак чәк-чәк алып баралар.

ЯҮМР матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев