Донецк Халык Республикасына Яшел Үзәннән гуманитар йөкләр белән чираттагы транспорт җибәрелгән.
Бу рәсем альбомнары, төсле карандашлар, төсле кәгазь, акварель буяулар, каләмнәр, дәфтәрләр, фломастерлар һәм башка бик күп барлыгы - 2000нән артык берәмлек.
ДНР укучыларына "КанцОль" канцелярия кибетләре челтәре директоры Ольга Катыхина ярдәм итәргә карар кыла.
- Миңа "Сугышчан туганлык" оешмасы әгъзасы Руслан Хәсәнов мөрәҗәгать итте. Мин аңардан ДНР балаларына уку һәм иҗат өчен канцелярия товарлары кирәклеген белдем. Бер секунд та уйламадым - шунда ук ярдәм итәчәкбез дип әйттем. Бер атна эчендә 10 тартмадан торган партия җыелды һәм беренче транспорт белән ДНРга җибәрелде. Алда яңа уку елы, димәк, безнең ярдәм кирәк булачак, - дип сөйләде Ольга.
Бу хакта район Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.изменено 10:31
Нет комментариев