Яшел Үзәнгә Комидан күченеп кайткан табиблар гаиләсе белән танышабыз
Яшел Үзәнгә Комидан табиблар гаиләсе күченде
Гаилә башлыгы Рахманҗон Шәрәфетдинов хирург. Россиягә хатыны - табиб-педиатр Момина Хәбибулла кызы белән алар 17 ел элек Кыргызстаннан күченгән. Башта Хакасия Республикасында, аннары Комида эшлиләр. Вакыт узу белән балалар да әти-әниләре янына кайта.
Кызы терапевт Ситора Рахманжоновна һәм кияве табиб-рентгенолог Мөхәммәтҗон Мөхтәрҗан улы Мәхмүдовлар. Шулай ук улы Ахрор Рахманжонович хатыны терапевт Махфуза Арифжановна белән.
Татарстанга күченү турында гаилә советында фикер алышалар. Сайлау уртача климатлы илнең үзәгендәге республикага төшә. Аларга Яшел Үзән шәһәрләр арасында Казанга якын булуы, хезмәт һәм яшәү шартлары белән ошый. Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев ярдәмендә табибларга Мирный микрорайонында ике өч бүлмәле фатир бүлеп бирелә, шунда ук алар 3нче номерлы өлкәннәр поликлиникасында, шулай ук балалар поликлиникасында эшли башлый.
- Шәһәр барыбызга да бик ошый: чиста, матур. Яшибез, яңа урынга ияләшәбез, - дип сөйли Момина Хәбибулла кызы. - Без һәрвакыт бергә эшләдек һәм монда да шулай планлаштырабыз. Әлегә дүрт кеше, чөнки кызыбыз декрет ялында. Соңрак ул да поликлиникада урнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев