Яшел Үзәндә хокук бозуларны профилактикалау комиссиясе утырышы узды
Яшәеш

Яшел Үзәндә хокук бозуларны профилактикалау комиссиясе утырышы узды

Агымдагы 8 айда Яшел Үзән районы территориясендә 1904 җинаять теркәлгән.

Нигездә алар мошенниклык, урлаулар, җәмәгать урыннарында җинаятьләр белән бәйле.

Очрашуда яшүсмерләр һәм яшьләр арасында җинаятьчелек һәм наркотиклаштыруны профилактикалау мәсьәләләре күтәрелде. Быелның 8 ае эчендә районда балигъ булмаганнар тарафыннан 42 җинаять кылынган.

Моннан тыш, биредә хокук бозуларны профилактикалауга юнәлтелгән чаралар турында фикер алыштылар, гаилә-көнкүреш мөнәсәбәтләре, халык дружиналары эшчәнлеген оештыру турында сөйләштеләр.

Докладларны караганнан соң комиссия балигъ булмаганнарны яшүсмерләр клубларына җәлеп итүгә һәм хәвеф-хәтәр төркемнәрен ачыклау өчен социаль-психологик тест үткәрүгә игътибарны юнәлтү карарын кабул итте.

ЯҮМР матбугат хезмәте

 


Нет комментариев