Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә телефон аферистлары өчен эшләүче курьер тоткарланган

Россия Эчке эшләр министрлыгының Зеленодольск районы буенча дежур частенә алдау турында хәбәр белән 69 яшьлек җирле хатын-кыз мөрәҗәгать иткән.

Олы яшьтәге хатын үзенең телефонына оныкчыгы булып күренгән кыз шалтыратканын аңлаткан. Дулкынланган тавыш белән ул юл-транспорт һәлакәтендә гаепле булуын хәбәр итә.

Шалтыратучы пенсионерны җинаять җаваплылыгыннан азат итү һәм зыян күрүче якка матди ярдәм күрсәтү өчен кирәкле зур сумманы тапшырырга күндерә. Гариза бирүче әлеге шартларга ризалаша һәм 385 мең сум акчаны үз йортына килгән яшь кешегә тапшыра. Соңрак, оныгы белән элемтәгә кергәч, хатын үзенең аферистлар корбаны булуын аңлаган.

Җинаятьчеләрне эзләү оперативчылары тарафыннан Чебоксар шәһәрендә яшәүче 23 яшьлек җинаятьче ачыклана һәм тоткарлана. Фигурантка карата читкә китмәү һәм тиешле тәртип турында язылу рәвешендә сак чарасы сайланган.

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев