Яшел Үзәндә мошенниклар бер көндә миллионнарча сум акчага ия булган
Эчке эшләр бүлегендә 27 җинаять теркәлгән. Шуларның 23е – шәһәрдә, 4есе районда булган. 4 җинаять ачылган, шуларның берсе «кайнар эзләрдән» табылган.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"
Теркәлгән җинаятьләр арасында 7 урлау, 17 мошенниклык һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле 2 факт бар.
▶ Билгесез зат, акчасын саклап калырга тәкъдим итеп, Садовый бистәсендә яшәүче 40 яшьлек ир-атның 510 мең сум акчасын урлаган. Зыян күрүче акчаны мошенниклар күрсәткән банк картасының исәп-хисап счетына күчергән.
▶ Тагын бер очракта билгесез зат 59 яшьлек яшел үзәнлене «Джим Спейс» кушымтасы ярдәмендә акчасын ышанычлы саклап калырга мөмкин дип ышандырган. Нәтиҗәдә, ир-ат 4 миллион 250 мең сум акчасыннан колак каккан. Зыян күрүче әлеге сумманы өлешләп Казанга барып, төрле кешеләргә үзе тапшырган.
▶ Волжская урамында ЮХИДИ хезмәткәрләре Волжск шәһәрендә яшәүче 39 яшьлек ир-ат идарә иткән автомобильне туктаткан. Тикшерү барышында аның сумкасында 12,96 грамм наркотик матдә табылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев