Милли көрәш турнирыннан башка бер генә Сабантуй да узмый, бу бәйрәмнең мөһим өлеше. Җиңүче батыр исемен ала һәм аңа төп приз - тәкә бирелә.
Көрәш ул - билбау белән көч сынашу. Җиңүнең төп шарты - көндәшне җирдән аерып, аркасына салу. Традиция буенча, ярышларны яшүсмерләр башлый, ә көрәшнең кульминациясендә ике финалист көч сынаша, нәтиҗәдә төп батыр ачыклана.
7 июнь Яшел Үзәндә Милли көрәштә катнашырга теләүчеләрнең барысын да Сабантуйга чакырабыз, катнашу өчен алдан электрон рәвештә гариза җибәрергә мөмкин: https://forms.yandex.ru/u/683eb17fff47e7346ad8b5d/?utm_source=share2&utm_content=success
Фото: «ЯҮ» архивыннан
Нет комментариев