Яшел Үзәндә картлар һәм инвалидлар өчен интернат барлыкка киләчәк
Төзелеш июнь аенда башланды.
- Интернат 120 урынга исәпләнгән һәм хезмәт күрсәтү сәләтен өлешчә яки тулысынча югалткан, чит кеше тәрбиясе һәм медицина хезмәте күрсәтүендә мохтаҗ гражданнарга даими яшәү урыны буларак билгеләнгән, – дип сөйләде киңәшмә барышында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Яшел Үзән районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Регина Абдуллина.
Муниципалитет территориясендә 12 меңгә якын инвалид яши, шул исәптән 676 бала. Инвалидлыгы булган гражданнар өчен 4 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе эшли.
Яшел Үзәннең тернәкләндерү үзәкләренә һәм интернат-йортка бөтен Татарстаннан киләләр.
Республика территориясендә психик тайпылышлары булган гражданнар өчен 6 йорт-интернат, өлкәннәр өчен – 5, балалар һәм яшүсмерләр өчен 11 тернәкләндерү үзәге эшләп килә.
ЯҮМР матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев