Яшел Үзәндә иҗтимагый күзәтүчеләрне сайлауга әзерлиләр
Яшәеш

Яшел Үзәндә иҗтимагый күзәтүчеләрне сайлауга әзерлиләр

18-20 сентябрьдә РФ Дәүләт Думасына узачак сайлаулар алдыннан Татарстанда иҗтимагый күзәтүчеләр өчен укулар уза. «Порт» яшьләр үзәгендәге аларның хокуклары һәм бурычлары, сайлау участогында эшләү тәртибе, шулай ук канун бозуларны теркәү һәм шикаятьләр рәсмиләштерү тәртибе турында сөйләделәр.

Фото: "ЯҮ" архивы

Күзәтүчеләргә тавыш бирү барышын күзәтү, стандарт булмаган хәлләрне дөрес теркәү һәм сайлау комиссиясе белән эш итү кагыйдәләрен аңлаталар.

 «Күзәтүчеләр участокларда һәрнәрсәгә күз-колак булырга тиеш. Аларның төп бурычы – сайлауның ачык үтүен күзәтү, кимчелекләрне һәм стандарт булмаган ситуацияләрне теркәү, кирәк булганда фото-видеога төшерү», — диде Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Рафаэль Фәхретдинов.

Укуларда катнашучылар өчен бу беренче тәҗрибә түгел. Олы Яке авылыннан күзәтүче Дамира Сәйфетдинова да әлеге укуның файдалы булуын билгеләп үтте.

 «Сайлауларда беренче ел гына эшләмим. Шулай да яңадан өйрәнү, белемнәрне искә төшерү комачауламый», – диде ул.


Видео: Чулпан Гыйсмәтуллина
#очлыкүзлекамерам
#Татмедиа


Нет комментариев