Яшел Үзәндә яшәүче 60 яшьлек хатын-кызның зур суммадагы акчасын урлаганнар
Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 32 җинаять теркәлгән.
Шуларның 22се – шәһәрдә, 10ысы районда булган. 12 җинаять ачылган, шуның кадәресе – «кайнар эздән». 1 тапкыр кеше сәламәтлегенә алдан уйлап зыян салу, 4 талау, 13 урлау, 1 тапкыр транспорт чарасын урлап алып китү, 13 мошенниклык булган.
Васильевода, ызгыш чыгу нәтиҗәсендә, элек хөкемдә булган 40 яшьлек ир элек хөкемдә булган 34 яшьлек васильеволының тәненә пычак кадаган. Җәрәхәтләнүчене район үзәк дәваханәсенә алып киткәннәр, ә зыян салучыны кулга алганнар.
Королев урамындагы кибет янындагы эскәмиядә 35 яшьлек ирнең кәрәзле телефоны урланган. Моның буенча элек хөкемдә булган 32 яшьлек хатын-кыз шик астына алынган.
Төзүчеләр проспектындагы кибеттән 4639 сумлык товар урланган. Моны Казанда яшәүче 36 яшьлек хатын-кыз кылганлыгы ачыкланган.
Билгесез зат, кредит алуга бирелгән гаризаны юкка чыгару һәм акчасын саклап калу тәкъдиме белән алдап, Яшел Үзәндә яшәүче 60 яшьлек хатын-кызның 650 мең сум акчасын урлаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев