Яшел Үзәндә автобуслар тикшерелә
2026 елның 10–19 августында Татарстан территориясендә пассажир транспорт чаралары катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, хәрәкәт куркынычсызлыгына йогынты ясаучы тупас бозуларны кисәтү максатыннан киң күләмле «Автобус» оператив-профилактик чарасы оештырыла.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"
Рейдлар барышында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары түбәндәгеләргә аерым игътибар бирәчәк:— пассажирларлар йөртүнең законлылыгы (лицензия, юл кәгазьләре булу);— йөртүчеләрнең хезмәт һәм ял режимын үтәве;— автобусларның техник халәте (руль идарәсе, тормоз системасы, шиннарның тузуы);— рейска чыкканчы медицина һәм техник контроль үтү;— маневрлау, чатлыклардан узу һәм пассажирларны йөртү кагыйдәләрен бозу очраклары.
Дәүләт автомобиль инспекциясе пассажирлар йөртүдә катнашучыларның барысын да юл йөрү кагыйдәләрен катгый үтәргә чакыра һәм пассажирлар иминлеге йөртүчеләрнең тәртиплелеге һәм осталыгы белән бәйле икәнен искә төшерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев