19 – 25 майда ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 896 чакыру килгән.
Шуларның 549ы – шәһәрдән, 347се районнан булган. 481 кешене госпитализацияләгәннәр: 324е – шәһәрдән, 157се – районнан.
Заикин урамында ире кыйнаган 57 яшьлек хатын-кыз янына чакыру булган. Аны травматологиягә китергәннәр.
Ленин урамында билгесез кешеләр кыйнаган, баш мие селкенгән һәм җәрәхәтләнгән 22 яшьлек иргә медиклар ярдәме таләп ителгән. Зыян күрүчене травматологиягә китергәннәр.
Королев урамында 2нче каттан егылып төшеп, ботын сындырган, баш мие җәрәхәтләнгән 61 яшьлек хатын-кызга ашыгыч ярдәм күрсәтелгән. Зыян күрүче травматология бүлегенә китерелгән.
Карамалы Тау бистәсенең Ветровая урамында 2нче каттан егылып төшеп, кабыргаларын сындырган 54 яшьлек иргә медиклар ярдәме таләп ителгән.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Нет комментариев