Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзәндә 60 яшьлек хатын-кызга кызы пычак кадаган

Узган атнада ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәте 905 чакыру кабул итеп алган.

Шуларның 554е – шәһәрдән, 351е районнан булган. 383 кешене госпитализацияләгәннәр: 255е – шәһәрдән, 128е – районнан.

К.Маркс урамында кызы кулбашына пычак кадаган 60 яшьлек хатын-кыз янына чакыру алынган. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.

Осиновоның М.Әхмәтшин урамында  2 метр биеклектәге баскычтан егылып төшкән 13 яшьлек малай янына чакыру булган. Зыян күрүчене Казан шәһәренең республика хастаханәсенә алып киткәннәр. 

Засорин урамында билгесез ир кыйнаган  13 яшьлек малайга медиклар ярдәме таләп ителгән. Аны травматология бүлегенә китергәннәр. 

Ленин урамында билгесез ир муенына пычак кадаган 37 яшьлек исерек хатын-кыз янына чакыру алынган. Зыян күрүчене хирургия бүлегенә алып килгәннәр.  

Васильевоның «Рябинушка» бакчачылык җәмгыятендә билгесез шартларда  тәне пешкән 42 яшьлек хатын-кызга ярдәм күрсәтелгән. Зыян күрүче госпитализациядән баш тарткан.  

Чулпан Гыйсмәтуллина фотосы, «ЯҮ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев