Яшел Үзәндә 40 процент тәне пешкән сабый бала реанимациягә китерелгән
Узган атнада ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәте 939 чакыру кабул итеп алган.
Шуларның 589ы – шәһәрдән, 350се районнан булган. 475 кешене госпитализацияләгәннәр: 335е – шәһәрдән, 140ы – районнан.
Осиновоның Карпов исемендәге лицейда 17 яшьлек кызның битенә сыйныфташы баллончиктан сиптергән. Күзләренә химик пешү алган кызны медиклар хастаханәгә китергән.
Комсомольская урамында кулбашына пычак кадалган 65 яшьлек ир янына чакыру алынган. Зыян күрүчене травматология бүлегенә китергәннәр.
Тура сәнәгать паркында пресс-компактор кысудан аягы сынган 59 яшьлек иргә ашыгыч ярдәм күрсәтелгән. Аны Казанның 7нче хастаханәсенә илткәннәр.
Төзүчеләр проспектында тәненең 40 проценты пешкән 2 яшьлек кыз балага медиклар ярдәме таләп ителгән. Аны реанимациягә китергәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев