Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә 2024 ел ахырына акватермаль комплекс ачылачак

Бу 0,7 гектар җир участогында гаилә ялы һәм күңел ачу үзәге булачак проект үз эченә 1,5 мең квадрат мәйданлы бинаны, шулай ук бассейннар, ял зонасы, балалар мәйданчыгы һәм парковка белән ачык өлешне ала.

Инвестор «Городские термы» ҖЧҖ. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган инвестиция Советында проектны хупладылар.

Термаларда төрле сауналарның һәм мунчаларның 10нан артык төре булачак, шул исәптән татар «Мунча»сы, үләнле таш һәм нефрит саунасы. Яңа комплекста шулай ук аквапарк элементлары барлыкка килер дип көтелә.

Проект 180-200 млн сум инвестиция таләп итәчәк. Аларны 3-4 ел эчендә кайтару планлаштырыла. Термнар өчен сайланган участок «Акварели» торак комплексыннан ерак түгел, Зеленодольскка керү урыныннан 400-500 метр ераклыкта урнашкан.

Татарстанда мондый 860 млн сумга төзелгән беренче объект узган ел Түбән Камада ачылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев