Яшел Үзәндә 17 яшьлек кыз хлорлы порошок исеннән агуланган
Узган атнада ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 926 чакыру килгән.
Шуларның 585е – шәһәрдән, 341е районнан булган. 357 кешене госпитализацияләгәннәр: 267се – шәһәрдән, 90ы –
районнан.
Медикларны Зур Ключи авылы мәктәбенә классташы кыйнаган 15 яшьлек ике яшүсмер янына чакырганнар. Зыян күрүчеләр дәваханәгә барудан баш тарткан.
Гоголь урамында хлорлы порошок исеннән агуланган 17 яшьлек кызга ярдәм күрсәткәннәр. Аны дәваханәгә китергәннәр.
Заикин урамында билгесез зат кыйнаудан баш мие җәрәхәтләнгән, аяк бармагы сынган 31 яшьлек исерек иргә медиклар ярдәме таләп ителгән. Зыян күрүче район үзәк дәваханәсенә китерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев