Яшел Үзән укытучысы «Фидакарь хезмәт өчен» медаленә ия булды
Яшел Үзәннең 3нче гимназиясе укытучысы «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.
Татьяна Дуньшаковага югары бүләкне Казанда узган Укытучылар көненә багышланган тантаналы чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
– Сезнең һөнәрегез – игелек, фидакарьлек һәм гаять зур рухи юмартлык таләп итә торган чын бурыч. Нәкъ менә сез балаларга үз-үзләренә ышанырга һәм тормышта үз юлларын табарга ярдәм итәсез, һәр кешенең киләчәге төзелә торган белем һәм әхлакый кыйммәтләрнең ныклы нигезен саласыз, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Татьяна Николаевна – рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Ул 46 елдан артык гомерен мәктәпкә багышлаган. Көн саен укучыларда укуга мәхәббәт тәрбияләгән һәм белем бирүне үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән.
Котлыйбыз!
ЯҮМР матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев