Яшел Үзән укучысы «Зур тәнәфес» («Большая перемена») Бөтенроссия конкурсында 200 мең сум премия откан
Бәйгенең финалында Татарстан Республикасы делегациясен 8-10нчы сыйныфларда белем алучы 42 укучы тәкъдим итте, алар арасында Яшел Үзәннең 4нче мәктәп укучысы Анастасия Туганова да бар иде.
Ул 10нчы сыйныф укучылары арасында II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды һәм 200 мең сум премия отты. Хәзерге вакытта ул 11 сыйныфта белем ала. Без җиңүче белән сөйләштек.
- Конкурста 12 юнәлеш бар иде. Мин "Яхшылык эшлә" дигәнендә катнаштым. Финал "Артек" халыкара балалар үзәгендә үткәрелде. Барысы да интерактив форматта узган танышудан башланды. Аннары төрле темаларга мастер-класслар оештырылды.
Әлеге этап кысаларында "ВК", "Роскосмос" һәм "Росатом" партнерлык мәйданчыклары эшләде.
Биремнәр бик күп иде. Аларны чишүгә без 6 сәгатьтән артык вакыт сарыф иттек. Нигездә, бу – Гаилә елына багышланган биремнәр иде. Без проектлар өчен идеяләр булдырдык. Иң катлаулысы – биремнәрнең индивидуаль блогы белән бәйле этап.
Үземнең остазыма, әти-әниемә, укытучыларыма һәм бөтен конкурс дәвамында ярдәм иткән барлык кешеләргә рәхмәт белдерәсем килә! – дип сөйләде Анастасия Туганова.
Җиңүче белән Татьяна Степанова аралашты
ЯҮМР матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев